“Татар-информ” агентлыгы белән Ауропа берлегенең РФ вәкиллеге узып баручы елга йомгак ясады

“Татар-информ”ның генераль директоры Леонид Толчинский 2011 ел ике арада тагын да активрак аралашу елы булсын дигән теләктә калды

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Толерантлык цивилизацияле җәмгыятьнең нигезе булырга тиешле дисәк тә, әле һаман ксенофобия кебек тискәре күренешләр очрап тора. Бу Россиядә дә, Ауропа берлеге илләрендә дә уртак проблема. Ауропа берлегенең РФ вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Денис Даниилидис белдерүенчә, иске дөнья илләрендә мондый күренешләр белән көрәштә уртак һәм тулысынча уңай нәтиҗәләр биргән алымнар әле юк. Ул Россия белән Ауропа берлеге илләре бу өлкәдә үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашып, тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш, дигән фикердә.
Бу фикер бүген “Татарстан-Евросоюз” дигән видеокүпер барышында яңгырады.“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский, Ауропа берлегенең РФ вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе Денис Даниилидис һәм журналист Олег Павлов бүген “Татарстан-Евросоюз” видеокүперендә узып баручы елга йомгак ясады. Очрашу “Татар-информ” белән Ауропа берлегенең РФ дәге вәкиллегенең уртак проекты кысаларында оештырылган иде.
Агымдагы елда Ауропа берлегендәге кайбер илләрдәге катлаулы вәзгыять, уртак валюта булган евроның позициясен ныгыту, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында Евросоюз белән хезмәттәшлеге, милләтара проблемалар һ.б. бүгенге очрашуда күтәрелгән үзәк темалар булды.
Денис Даниилидис узып баручы елны катлаулы шартларда узса да, күп кенә яктан кызыклы булды дип бәяли. Аның белдерүенчә, хәзер иң мөһиме- бүген һәм иртәгә нәрсә булачагын төгәл күзаллау, берләшкән Ауропа илләрендә уртак валюта булган евроны тотрыклыландыру. Ауропа берлегенең РФ вәкиллегенең матбугат һәм мәгълүмат бүлеге җитәкчесе фикеренчә, евро бетә калганда, моннан иң зур зыянны Еврозонада иң зур товар әйләнешен биргән Алмания күрәчәк. Денис Даниилидис белдерүенчә, 2010 ел Ауропа берлегендә аның әгъзалары булган илләргә финанс ярдәме күрсәтүнең әзер механизмнары эшләнү ягыннан да бик әһәмиятле ел булган.
Бүгенге очрашуда яклар узып баручы елның Ауропа берлеге белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгаруын да билгеләп үтте. Денис Даниилидис Ауропа берлегенең Россиягә Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүдә теләктәшлек белдерүен быелгы Россия-Евросоюз саммитының иң зур конкрет нәтиҗәсе дип саный.
2010 ел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән Ауропа берлегенең РФ вәкиллеге арасында тыгыз элемтәләр урнашу елы да. Шушы вакыт эчендә алар бергәләп актуаль проблемалар буенча видеокүперләр рәвешендә дә, вәкиллек әгъзаларын студиягә чакырып та шактый очрашулар оештырды. “Татар-информ”ның генераль директоры Леонид Толчинский 2011 ел ике арада тагын да активрак аралашу елы булсын дигән теләктә калды.