Түбән Камада ягулык каракларын тоткарлаганнар

“ТАИФ” һәм “Түбәкаманефтьхимиясе” компанияләре хезмәткәрләре дизель ягулыгын урлау белән шөгыльләнгәннәр

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Түбән Кама шәһәрендәге “ТАИФ” һәм “Түбәнкаманефтьхимиясе” компанияләре хезмәткәрләре дизель ягулыгын урлау белән шөгыльләнгәннәр. Бу хакта “Түбән Кама телерадиокомпаниясе” хәбәр итә.
Кыңгыр эш белән шөгыльләнүчеләрне сәнәгать зонасы территориясе зонасында тоткарлаганнар. Алар “ТАИФ-НК” компаниясенең торбаүткәргечләрен кисү юлы белән солярка ягулыгын урлаган. Аннан соң исә “Түбәнкаманефтьхимиясе”нең 3311 нче цехы территориясендә урланган ягулыкны эшләми торган торбаүткәргечләргә бушата торган булганнар.
Икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре сүзләренә караганда, каракларны “ТАИФ-НК” компаниясенең куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләренең артык игътибарлы булуы аркасында гына вакытында тоткарларга мөмкин булган. Хәзерге вакытта яшь егетләрнә карата җинаять эше кузгатылган, аларга 6 елга чаклы ирекләреннән мәхрүм ителү яный.