Навка, Яһудин, Авербух һәм Бәшәров “Татар-информ” агентлыгы кулланучыларын Яңа ел белән котлады

Марат Бәшәровның сүзләренә караганда, инде биш ел дәвамында ул Яңа елга тимераягын үткенли һәм аның бауларын үтүкләп куя

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Кристина Иванова). Кичә “Боз һәм ялкын” проекты йолдызлары, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионнары “Татар-информ” агентлыгы кулланучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
“Боз һәм ялкын” проектының Татарстан башкаласына гастрольләре алдыннан “Татар-информ” агентлыгы тарафыннан оештырылган журналистлар белән очрашуда Олимпия чемпионнары Татьяна Навка һәм Алексей Яһудин, Олимпия уеннарының көмеш призеры Илья Авербух, шулай ук актер һәм тамашаны алып баручы Марат Бәшәров катнашты.
“Татар-информ” агентлыгы студиясе кунаклары Яңа ел белән бәйле гаилә традицияләре хакында сөйләде. “Яңа ел ул бүләкләр, Кыш бабай, бер көтү бала-чага һәм конкурслар”, - диде Татьяна Навка.
“Дөресен әйткәндә, мин Яңа ел алды атмосферасын бик яратам. Ә бәйрәм җитүгә ыгы-зыгы башлана. Һәрвакыт күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә туры килә, - диде Илья Авербух. - Әмма курантлар суга башлагач, утны сүндерергә, шампан шәрабе ачарга, аны бокалларга салып һәм эчеп өлгерергә кирәк. Әгәр өлгерәсең икән, димәк, барысы да яхшы булачак”.
“Минем дә бер традиция барлыкка килде, - дип сөйләде Марат Бәшәров. – Мин инде биш ел дәвамында “Беренче канал” проектларында катнашам. Яңа елга тимераякны үткенлим һәм аның бауларын үтүкләп куям”.
“Без Антон Сихарулидзе белән 1 гыйнварда гел ярышларга китә идек, - дип ассызыклады Алексей Яһудин. – Ни өчендер Россия чемпионатлары үч иткәндәй 3-4 гыйнвар көннәрендә оештырыла иде. Быел исә безнең балалар өчен чыршы бәйрәмнәре 2 гыйнвардан башлана”. Ул Яңа елны хатыны Татьяна Тотьмянина белән бергә шәһәрдән читтә каршы алырга ниятләве хакында белдерде.
Матбугат конференциясендә катнашучыдар интернет-кулланучыларны да якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Татьяна Навка россиялеләргә сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт теләде.
Үз чиратында, Марат Бәшәров “Татар-информ” агентлыгы кулланучыларын татар телендә тәбрикләде.