Мөслимдә Үзәк чыршыны ачу тантанасы булды

Муниципаль район башлыгы бәйрәмгә җыелган бар халыкка котлау теләкләрен җиткерде

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мөслимлеләр Үзәк чыршыны ачу тантанасында катнашты. Бирегә җыелган бар халыкны муниципаль район башлыгы Ришат Хәбипов Яңа ел белән котлады.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, район хакимияте башлыгы “Мизгел” үзәгендә “Зөлфәт” клубы әгъзаларын да котлап узды, аларга истәлекле яңа ел бүләкләре тапшырды. Район җитәкчесе үсеп килүче сәләтле буынга Фоат Садриев, Мөсәгыйт Әхмәтҗанов, Шәмсия Җиһангирова кебек атаклы якташлар дәрәҗәсенә ирешүләрен теләде.
Үзәк чыршыны ачу тантанасы район мәдәният йорты хезмәткәрләре, иҗат мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Бозлы шугалакта куян, төлке, аю һәм бүре булып киенгән үзешчән артистлар бик кызыклы шоу күрсәтеп узды.
Чыршыны ачуга районның бик күп халкы җыелган иде. Биек чыршы янында ясап куелган карлы фигуралар шәһәрне тагын да ямьләндереп җибәрде. Боздан ясалган тауда исә барыннан да бигрәк бала-чагалар рәхәтләнде.
Кыш бабай белән Кар кызының килеп чыгуы тантана тамашасының кызган чагына туры килде. Нәкъ менә шул мизгелдә Үзәк чыршының утлары кабынды.