Диләрә Байчурина: “Республика исемнәре” проекты “Татарстанга” кызыксыну тудырырга ярдәм итә"

Бүген “Татарстан” журналы редакциясендә “Республика исемнәре” проектын уңышлы яктырткан журналистларны бүләкләделәр

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Римма Гатина). Бүген “Татарстан” журналы редакциясендә “Республика исемнәре” проектын уңышлы яктырткан журналистларны бүләкләделәр. Алар арасында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Казань-Звезда” телеканалы хәбәрчесе Елена Новгородцева, “Молодежь Татарстана” журналисты Әлфия Саматова бар иде.

“Татарстан”ның баш мөхәррире Диләрә Байчурина билгеләп үткәнчә, “Республика исемнәре” проекты алар мөһим булган. “Бу республика халкында журналга һәм республикада бара торган вакыйгаларга карата кызыксыну тудырырга ярдәм итә. Безнең эшебезне хуплаган массакүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт”, - диде. Аның сүзләренә караганда, 2011 ел дәвамында журнал Татарстан Республикасында җитештерелгән товарлар һәм хезмәт күрсәтү белән бәйле проектны тормышка ашырачак. “Татарстан” журналы бу очракта экспертларның фикер алышу мәйданына әйләнәчәк. Әлеге проект журналның февраль ае санында тәкъдим ителәчәк.

“Татарстан” журналының 90 еллык юбилее көннәрендә әлеге басма республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Республика исемнәре” проектын гамәлгә ашырган беренче һәм бердәнбер басма булды. Проект җәмәгатьчелек игътибарын республика тарихына, Россия сәясәте, эшкуарлык, фән, мәдәният һәм спорт өлкәсенең горурлыгы булган исемнәренә юнәлтүне максат итеп куйган иде.

“Республика исемнәре” проекты лауреатлары ачык тавыш бирү юлы белән билгеләнде, анда Татарстан һәм Россиядә яшәүче 1732 кеше катнашты. Тавыш бирү tatarstan.ru.com һәм tatar-inform.ru сайтларында бер ай дәвамында барды. ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты проектның консультантлары булды.

“Татарстан” журналының декабрь аенда чыккан махсус чыгарылышында һәр лауреатның тормышы һәм эшчәнлеге белән белән танышырга мөмкин иде.
Билгеле булганча, “Сәясәтче” номинациясендә Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев проектның лауреаты булды. “Һәр заман өчен актуаль” номинациясендә - мәшһүр шагыйрь, татар реалистик әдәби тәнкыйтенә нигез салучы Габдулла Тукай, “Мәдәният эшлеклесе” номинациясендә татар совет шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме үзенә лаеклы урынны алды.

“Эшкуар” номинациясендә күпчелек тавыш белән “Бәхетле” ширкәте генераль директоры, шул исемдәге супермаркетлар челтәренә нигез салучы Мөслимә Латыйпова җиңде. “Галим” номинациясендә - физик, Казан магнит радиоспектроскопиясе фәнни мәктәбенә нигез салган Евгений Завойский,
“Ватанны яклаучы” номинациясендә - Гвардия өлкән лейтенанты, очучы, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка өстенлек бирелде. “Табиб” номинациясендә профессор, медицина фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, клиник анатомия мәктәбенә нигез салган Илгиз Ибәтуллин абсолют җиңүче дип табылды.

“Авыл хуҗалыгы” номинациясендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиңде. “Спортчы” номинациясендә СССРның атказанган спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Зиннәтулла Билалетдиновка өстенлек бирелде.
“Массакүләм мәгълүмат чарасы хезмәткәре” номинациясендә язучы-документалист, әдәби тәнкыйтьче, журналист, 40 китап авторы, республика һәм дәүләт премияләре лауреаты Рафаэль Мостафин, “Педагог” номинациясендә галим, академик, гарәп теле буенча уку әсбаплары һәм сүзлекләр авторы Мирза Мәхмүтов җиңде.