Быел Татарстанда барлык дару чималлары яраклы дип табылган

2010 елның 11 аенда предприятиеләрдә һәм даруханәләрдә җитештерелгән һәм әйләнештә булган даруларга 8 мең 630 экспертиза үткәрелгән

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Агымдагы елның 11 аенда Татарстанның Дарулар сыйфатын һәм сертификациясен контрольдә тоту үзәге каршындагы сынау лабораториясендә предприятиеләрдә һәм даруханәләрдә җитештерелгән һәм әйләнештә булган даруларга 8 мең 630 экспертиза үткәрелгән.
Үзәкнең башлыгы Кадрия Миңнекәева хәбәр иткәнчә, сыйфат мониторингын үткәргәндә, үзәк белгечләре «Альбумин инфузияләр өчен эремә 10% 100 мл» препаратының ике сериясенең ялган булуын ачыклаган һәм сатуга чыгармаган. Бу вакыт эчендә норматив документлар таләпләренә җавап бирмәгән 15 исемдәге дару табылган. Әлеге продукция әйләнештән чыгарылган һәм республикага кертелмәгән.
Кадрия Миңнекәева сүзләренә караганда, 11 айда сынау лабораториясе белгечләре тарафыннан 41 дару чималы тикшерелгән. Аларның барысы да яраклы дип табылган.