Актаныш халкын бәйрәм көннәрендә төрледән-төрле күңел ачу чаралары көтә

Яңа ел бәйрәмнәре кысаларында район халкы өчен культура-массачыл һәм спорт чаралары әзерләнгән

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа елны бәйрәм итү көннәрендә Актаныш районы халкын төрледән-төрле күңел ачу чаралары көтә. Аларның планы инде билгеле.
ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителгәнчә, чаралар арасында авыл җирлекләре, шәхси хуҗалыклар һәм предприятиеләр арасында Яңа елга иң яхшы әзерлек кысаларында үткән бәйгегә йомгак ясалачак.
30 декабрь көнне район халкын Яңа ел алды ярминкәсе көтә. Көн дәвамында район предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән тамашалар тәкъдим ителәчәк.
31 декабрь көнне яңа ел чараларын барлык авыл җирлекләрендә дә уздыру көтелә. Аның барышында “Бүләк” чаңгы трассасында Кыш бабай бүләгенә чаңгы ярышлары узачак, “Лачын” Боз сараенда шәйбәле хоккейда көч сынашу планлаштырыла.
Яңа елның беренче көннәрендә “Яшьлек” күңел ачу үзәгенә җыелганнарга бәйрәм салютында катнашу, “Лачын” Боз сараенда “Шугалакта очрашырбыз” исеме астында узачак чара барышында тимераякларда массачыл шуу, Кыш бабай бүләгенә шашка-шахмат ярышларында җиңү яулау, мөмкинлекләре чикләнгән һәм ятим балалар өчен махсус бәйрәм чарасы оештыру, шулай ук Кыш бабай бүләгенә йөзү, балык тоту буенча ярышу мөмкинлеге тудырылачак.