Түбән Кама укучыларының кышкы каникуллары башланды

Бүген 23 меңнән артык яшь түбәнкамалы өчен кышкы каникуллар башланды. Шәһәр мәктәпләрендә дәресләр 12 декабрьдә башланачак
(Түбән Кама, 29 декабрь, “Татар-информ”, Сергей Толмацкий). Бүген Түбән Кама мәктәпләрендә укучы 23 меңнән артык бала һәм яшүсмер өчен рәсми төстә кышкы каникуллар башланды.
Мәгариф идарәсе белгечләре алар өчен махсус мәдәни-күңел ачу программасы әзерләде. Мәктәп укучылары үзләренең сыйныфташлары һәм мөгаллимнәре белән бергә кинога һәм экскурсияләргә барачак, төрледән-төрле спорт ярышларында катнашачак. Яшь түбәнкамалыларны Яңа ел бәйрәмнәрендә кинотеатрда һәм шәһәр Мәдәният йортларында көтәләр. Анда алар өчен балалар фильмнары һәм спектакльләре күрсәтеләчәк, ә 4 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы призына балалар арасында футбол буенча традицион яңа ел турниры башлана.
Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен барлык белем бирү учреждениеләрендә яңа ел каникулларында мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Түбән Кама мәктәпләрендә укулар 12 гыйнварда башланачак, дип хәбәр итә шәһәр мәгариф идарәсе.