Түбән Кама шәһәре прокуратурасы таләбе буенча “Сити Молл” комплексы эшчәнлеге туктатылган

Түбән Кама шәһәрендә сәүдә-күңел ачу комплексының махсус рөхсәттән башка эксплуатацияләнүе ачыкланган
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Түбән Кама шәһәре прокуратурасы шәһәр төзелеше законы үтәлешен тикшерү барышында “Нәфис” ҖЧҖ дә җитди хокук бозуларны ачыклаган.
ТР прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматыннан күренгәнчә, аренда килешүләре һәм Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Карары нигезендә, “Нәфис” ҖЧҖ, мәйданы 19 мең квадрат метрдан артык булган “Сити Молл” сәүдә-күңел ачу комплексына җир участогы бүлеп биргән. Тикшерү вакытына “Нәфис” ширкәтенә “Сити Молл” үзәген файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелмәгән. Бу РФ Шәһәр төзелеше кодексының 55 маддәсенә каршы килә. Шуңа да карамастан, комплекста “Перекресток”, “М-Видео”, “Детский мир” кибетләре ачылган. Барлыгы 21 хуҗалык итүче объект белән аренда килешүе рәсмиләштерелгән.
Ачыкланган хокук бозулар буенча, Түбән Кама шәһәре прокуратурасы шәһәр судына, комплексны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирелгәнче, “Сити Молл” эшчәнлеген туктатып тору турында дәгъва гаризасы юллый. Кешеләр тормышы һәм сәламәтлегенә куркыныч янауны кисәтү өчен, суд гаризаны канәгатьләндерә.