Башкортстанда киләсе елның исеме игълан ителде

Алдагы ел Башкортстанда Яшьләрнең башлангычларын хуплау һәм үстерү елы дип игълан ителде
(Уфа, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Алдагы ел Башкортстанда Яшьләрнең башлангычларын хуплау һәм үстерү елы дип игълан ителде.
Шушы хакта республика президенты Мортаза Рәхимовның фәрманы бүген дөнья күрде. Ике атна элек Башкортстан президенты Советының быелгы соңгы утырышында шушы тәкъдимне вице-премьер, БР мәдәният һәм милли сәясәт министры Илдус Илишев ясаган иде.
2000 ел Башкортстанда Яшьләр елы буларак үткән иде инде. Менә аның исемен бераз үзгәртеп, тагын яшьләргә багышларга булдылар алдагы елны. Киләсе ел Россиядә дә Яшьләр елы дип игълан ителгәч, Башкортстанда да шул юнәлештә эшне дәвам итәргә карар кылынды.