Бәйрәмдә 250 милиционер, 100 хәрби, 38 ЮХИДИ хезмәткәре үзәк чыршыларда тәртип саклаячак

Тәүлегенә 120гә кадәр патруль машина урамнарда җәмәгать иминлеге сагында торачак, тагын 8 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк

(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Яңа ел  ата-аналар, балалар һәм шәһәребез кунаклары барысы берьюлы шуның кадәр күп көн дәвамында ял итә торган бәйрәм булганга, бүген мэриядәге бәйрәм алды «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин шәһәрнең эчке эшләр идарәсе җитәкчесеннән башкалада җәмәгать тәртибе сагында торучыларның әзерлек мәсьәләләре буенча хисапка чакырды.
Бәйрәм кичендә – 31 декабрь 16.00 сәгатьтән 1 гыйнвар иртәнге 5.00 сәгатькә кадәр 250 милиционер, 38 ЮХИДИ хезмәткәре, 5561нче хәрби частьнең 100 хәрбие Казанның үзәк чыршыларында кизү торачак, 8 берәмлек махсус техника җәлеп ителәчәк, тәүлегенә 120гә кадәр патруль машина урам чыршыларында җәмәгать тәртибе сагында булачак. Чөнки шәһәр буенча 112 чыршы комплексында җәмәгать тәртибе алар карамагына тапшырыла. Казанда 20-28 декабрьгә 51 чыршы «ачылган», бүген Совет районында соңгы 5 чыршы «ачылачак», фаразлар буенча, 200 меңләп казанлы һәм шәһәребез кунакларын әлеге күңел ачу урыннарына киләчәк.
Болар хакында хәбәр итеп, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Алексей Селивановский киңәшмәдә Яңа ел бәйрәме уңаеннан күпләп сатуга чыгарылган пиротехник товарлар, спиртлы эчемлекләр арасыннан контрафактларын ачыклау буенча махсус операция үткәрелүен искәртте. Балаларның кышкы каникул көннәрендә (29 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр) исә мәктәп яны лагерьлары эшли, аларның һәрберсенә зона оперуполномоченныйлары, бәйрәм чаралары үткәрелә торган урыннарга җитәкче даирәләрдән җаваплылар билгеләнгән. А.Селивановский: «Гомумән, Казанның милиция гарнизоны Яңа ел бәйрәмнәрендә көчәйтелгән режимда эшләячәк», - дип ышандырса, мэр И.Метшин: «Эш көнендә идарә хезмәткәрләре эшсез урырса иде, киләсе киңәшшмәдә Сезгә, казанлылар һәм башкала кунаклары Яңа 2009 елны хәвеф-хәтәрсез, тыныч кына каршы алды, диярлек булса иде», - дип теләде.