Татарстанда узган тәүлектә өч кеше янып үлгән

Исерек хәлдә тәмәке тарту өч кешенең үлеменә китерә
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Татарстанда узган тәүлектә өч кеше янып үлгән. Бу хакта бүген ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичә Татарстанның Сарман районы Әнәк авылында чыккан янгын нәтиҗәсендә берьюлы өч кешенең гомере өзелә. Янгын шәхси кирпеч йортта килеп чыга. Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 1963 һәм 1954 елда туган ике ир-атның мәетенә тап була. Янгын чыгуның сәбәбе – исерек хәлдә саксыз тәмәке тарту.
Тагын бер фаҗигале очрак Татарстанның Яшел Үзән районы Яңа Ореховка бистәсендә төнге сәгать икедә теркәлә. Янгында ике төзелеш вагонына ут каба. Ут белән көрәшүчеләр бер ир-атның янган гәүдәсенә юлыга. Янгын чыгуның сәбәбе шул ук – исерек хәлдә саксыз тәмәке тарту.