Татарстан Ульяновски өлкә татар мохтәрияте счетына өч миллион сум акча күчерде

Ульяновски өлкәсе татар мохтәрияте агымдагы ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады һәм киләсе елга бурычлар билгеләде
(Ульяновски, 29 декабрь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте президиумының чираттагы утырышы “Сахара” ресторанында үткәрелде. Анда агымдагы ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды һәм киләсе елга бурычлар билгеләнде.
Мохтәрият җитәкчесе Фәрит Әюпов күптән түгел генә төбәгебездә гөрләп узган Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәрен елның иң мөһим вакыйгасы дип атады.
- Шушы чара кысаларында Татарстан һәм Ульяновски өлкәсе җитәкчеләре сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешүне имзаладылар. Шатланабыз, чөнки килешү уңай нәтиҗәләр бирә башлады да инде. Бу көннәрдә генә Татарстан Хөкүмәте өлкә татар мохтәриятенең исәп-хисап счетына өч миллион сум акча күчерде. Әлеге акчаны Татар мәдәни үзәге бинасын капиталь ремонтлау максатында сарыф итәчәкбез. Шулай итеп, мәркәзебез Казан һәм җирле татар эшкуарлары ярдәме белән милли-мәдәни үзәгебез тиздән файдалануга тапшырылачак, - диде Ф.Әюпов.
Мохтәрият утырышында катнашучылар милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән районнарда Татар теле һәм мәдәнияте көннәре уздырылуы, шәһәребездә “Биләр” мәдрәсәсе ачылуы, өлкә үзәгенең дистәдән артык мәктәбендә татар телен өйрәнү буенча факультативлар һәм түгәрәкләр эшли башлавы, район үзәкләре һәм авылларда яңа мәчетләр калкып чыгуы хакында да сөенеп сөйләделәр.
Ә Яңа шәһәрдә икенче ел эшләп килүче 91 нче санлы татар мәктәбе директоры Әлфия Абетдинова, “Мәгариф турындагы” федераль канунга үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бердәнбер милли мәгърифәт учагында ана телен бары факультатив рәвешендә генә укытуга күчү куркынычы янавы турында сөйләде. Татар мәдәни үзәге директоры Гөлсинә Герасимова исә балаларны гаилә шартларында милли рухта тәрбияләү мәсьәләсенә игътибарны көчәйтергә тәкъдим итте. Быел Чыршы бәйрәмнәрендә катнашучы ата-аналар һәм балаларның күпчелек өлеше татар телендә бер кәлимә сүз дә белмәүләрен күрсәттеләр. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Асия хаҗия Мөлекованың фикере дә җитди яңгырады. Кызганыч ки, милли хәрәкәткә бердәмлек җитеп бетми, киләчәктә безгә бергәләп, кулга-кул тотышып эшләргә кирәк, диде ул.
Ульяновски төбәге татарларын киләсе елда бик күп истәлекле вакыйгалар көтә. Март аенда “Туган тел” татар-башкорт оешмасы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Элеккеге Советлар Союзы территориясендә безнең җәмгыять беренчеләрдән булып барлыкка килде, диде милли хәрәкәт активисты Айрат Ибраһим. Ә өлкә татар мохтәрияте унъеллык юбилеена әзерләнә. Шул уңайдан Сембер сандугачы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Әлфия Фәиз-Рамазан Ленин Мемориалында зур концерт куярга ниятли. Төбәгебездәге барлык татар эшкуарларын да үз канаты астына җыйган “Сембер” клубы тиздән 5 еллыгын бәйрәм итәчәк. Сембер-Ульяновски шәһәренең 360 еллыгы уңаеннан, калабызның нәкъ үзәгендә болгар-татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе Кол Галигә һәйкәл ачу исә киләсе елның иң әһәмиятле вакыйгасына әверелер дип көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин үзенең чыгышында Ульяновски татар мохтәрияте эшчәнлегенә югары бәя бирде. Семберлеләр күркәм эшләре белән күпләр өчен үрнәк булып торалар, диде ул.