Казан циркында ТР ЭЭМ хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел тамашасы узды

ЭЭМ хезмәткәрләре балалары чырыш бәйрәмендә булды
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Кичә Казан циркында Татарстанның эчке эшләр органнары, шулай ук хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр балалары, Биектау һәм Раифа монастыре балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен чыршы бәйрәме узды.
Балалар өчен Яңа ел тамашасын ТР Эчке эшләр министрлыгы әзерләгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балаларны Яңа ел белән ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльманов котлады. Балалар өчен шаян клоуннар, җәнлекләр һәм цирк артистлары катнашында бәйрәм тамашасы оештырылды. Нәниләр конкурсларда бик теләп катнашты. Алар өчен аттракционнар һәм яңа ел сюрпризлары оештырылган иде. Бәйрәм кунаклары ТР ЭЭМ җитәкчелегеннән бүләккә тәм-томнар алды.