Айрат Фәррахов республика сәламәтлек саклау системасы ветеранын котлады

Сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республика сәламәтлек саклау системасы ветераны Иршат Закир улы Мөхетдиновны якынлашып килүче Яңа ел белән т
(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов республика сәламәтлек саклау системасы ветераны Иршат Закир улы Мөхетдиновны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Иршат Мөхетдинов Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазифасын 1964 елдан 1984 елга кадәр башкара. Тәбрикләүдә Иршат Мөхетдинов белән озак еллар буе бергә нәтиҗәле эшләгән хезмәттәшләре дә катнашты.