Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев: “Республикада татар теле статусын күтәрү мәсьәләсе өлгереп җитмәгән”

Башкортстан Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев: “Республикада татар теле статусын күтәрү мәсьәләсе өлгереп җитмәгән”

(Уфа, 29 декабрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев, шушы ел йомгаклары хакында мәгълүмат бирү өчен, журналистлар белән матбугат очрашуы уздырды. Анда ул каләм әһелләренең күп санлы сорауларына җаваплар бирде. Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирү мәсьәләсенә кагылып, Толкачев әфәнде әлегә республикада бу мәсьәләнең өлгереп җитмәве хакында белдерде.

Узган атнаның шимбәсендә Уфада Башкортстан татар милли оешмалары үзләренең бу елдагы берлектәге йомгаклау җыелышын үткәргән иде. Башкортстанда татар теленә дә дәүләт теле статусы бирүне таләп итү анда тагын да бер кат бар кискенлегендә куелды. Башкортстан Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе Рамил Бигнов бу мәсьәләнең көн тәртибеннән төшмәячәген белдерде. Шушы мәсьәлә буенча һәм Башкортстан татарларының башка көнүзәк проблемалары турында ил Президенты Владимир Путинга һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевка мөрәҗәгатьләр дә кабул ителде ул җыелышта.

БР Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев белән очрашуда журналистлар аңа татар милли оешмалары җыенында күтәрелгән мәсьәләләр хакында әйтте һәм татар теленә дәүләт теле статусы бирүгә кагылышлы фикерен бүлеште. “Башкортстанда әлегә бу мәсьәлә өлгереп җитмәгән. Аннан дәүләт теле статусы бирү генә бу проблеманы шунда ук хәл итми, - ди К. Толкачев. - Моңа мисал итеп дәүләт статусы алган башкорт телен китерү дә җитә. Башкорт теле дә бүгенге көндә дәүләт дәрәҗәсендә кулланышка кереп китә алмый”. Константин Толкачев фикеренчә, Башкортстанда татар теленә дәүләт теле статусы бирсәң, биредә яшәүче күп санлы чуашлар, марилар һәм башка милләтләр дә шул ук таләп белән чыгарга мөмкин.

Очрашуда катнашкан БР Дәүләт Җыелышы рәисе урынбасары Салават Кусимов та бу мәсьәләгә үз карашын белгертеп, кыска гына болай диде:“Минемчә, татарлар бу мәсьәләне артык кискенләштерә һәм драмалаштыра”.

Константин Толкачев белән булган матбугат очрашуы үткәннән соң, без Рамил Бигновның да фикерләрен белештек. “Башкортстан җитәкчеләренең бу мәсьәләдә нәрсә әйтәчәген алдан ук белеп була иде, - ди Р. Бигнов. - Әмма татар милли оешмалары үз фикереннән кире кайтмый һәм киләчәктә дә Башкортстанда татар теле статусын күтәрү өчен эшчәнлеген дәвам итәчәк. Чөнки, бары тик хокуклар тигезлеге булганда гына, республикада халыклар дус һәм тату яшәячәк”.