^Бәйрәм көннәрендә Казанның дәвалау учреҗдениеләре гадәти режимда эшли дияргә була

^Бәйрәм көннәрендә Казанның дәвалау учреҗдениеләре гадәти режимда эшли дияргә була

(Казан, 29 декабрь, “Татар-информ”, Ирина Пашкеева). Казанның “ашыгыч ярдәм”е, стоматологик клиникалар һәм травмпунктлар бар бәйрәм көннәрендә дә эшләячәк, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе урынбасары Илдар Хисаметдинов.

Шәһәрнең балалар һәм өлкәннәр поликлиникалары бар яңа ел бәйрәмнәрендә эшләячәк, ләкин 9 гыйнварда алар шимбә графигы буенча, 6 һәм 8 гыйнварда көчәйтелгән якшәмбе графигы буенча эшли, ди И.Хисаметдинов. Бу өч көндә терапевт, педиатр, хирург һәм стоматологлар кабул итә. Сөт кухнясы 1,2,7,8 һәм 10 гыйнвардан тыш, калган көннәрен эшли.