Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Метшин транспортта QR-кодлы беренче атна турында: Бәхәс белән вирусны җиңеп булмый
Бу вазгыятьтән чыгуның бердәнбер юлы республикада яшәүчеләр арасында коллектив иммунитет булдыру, диде мэр.
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Беренче көннәрдә кыенлыклар булуга карамастан, республикада җәмәгать транспортында QR-код кертү халыкны сәламәтлеген кайгырту булып тора.
Казан мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбедә бедергәнчә, узган атна шәһәр транспортында QR-код кертү сәбәпле, Казан хакимияте өчен киеренке булды.
«Барысына да авыр булды: автобуска һәм метрога керә алмаучыларга да, шулай ук йөртүчеләргә һәм кондукторларга да. Республика җитәкчелегенең бу карары турында күп сөйләргә була, әмма ул кешеләрнең иминлеген һәм сәламәтлеген кайгырту булып тора», — диде мэр.
Бу вазгыятьтән чыгуның бердәнбер юлы республикада яшәүчеләр арасында коллектив иммунитет булдыру, диде Метшин.
«Бәхәсләшү белән вирусны җиңеп булмый!» — диде Илсур Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз