«Гадел әңгәмә» тапшыруында блогер Гөлия Вәлиәхмәтова булды

Проект кунагы алып баручы Гадел Әхмәтҗановка шәхси тормышы, күптән түгел авыру балага булышуы һәм башкалар турында сөйләде.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Гадел әңгәмә» тапшыруының яңа чыгарылышында блогер, эшмәкәр Гөлия Вәлиәхмәтова катнашты.

Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Гадел Әхмәтҗановка ул бизнесы, шәхси тормышы, кызы, әти-әнисе, авыру балага ярдәм итүе һәм башкалар турында сөйләде.

Тапшыруны «Татар-информ»ның Ютуб-каналында карый аласыз.