news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада хатын-кызлар өчен кризис үзәге ачылырга мөмкин

Түбән Камада хатын-кыз депутатлар белән очрашу узды.

(Түбән Кама, 19 ноябрь, «Татар-информ»). Әниләр көне уңаеннан хатын-кыз депутатлар Түбән Камада гаилә, аналар һәм балаларны яклау мәсьәләләре буенча тематик кабул итү үткәрде. Очрашу «Нык гаилә» федераль проекты кысаларында узды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Бу — безнең яңа чакырылышта беренче очрашуыбыз. Балалар бакчаларында кече персонал җитмәү, микрорайоннарда балалар өчен махсус мәктәпкәчә учреждениеләр төзү, безнең шәһәрдә авыр тормыш хәлендә калган хатын-кызлар өчен кризис үзәге ачу мәсьәләләре күтәрелде», — дип яза инстаграмда үз битендә Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Мәктәпкәчә учреждениеләрдә кече персонал җитмәүнең төп сәбәбе — хезмәт хакының түбән булуы. Әлеге категориягә ярдәм итү өчен, хезмәткәрнең баласын бакчага йөрткән өчен түләүне ташламалы итү — 30 процент ташлама ясау турында карар кабул ителде.

Түбән Кама халкының сорауларына депутатлар Татьяна Куприянова һәм Гүзәл Гатина, социаль яклау идарәсе, социаль иминият фонды, опека һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия белгечләре җавап бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100