news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әниләр көне белән котлады

«Әни кеше — гаилә учагын сүндермичә саклаучы, тәрбия бирүче илаһи зат ул», - ди Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.

Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әниләр көне белән котлады
Солтан Исхаков

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Әниләр көне белән котлады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Бу дөньяда әни булу һәм әниле булу — иң зур байлык. Кадерле әниләр, сезне чын күңелдән шушы бәйрәмегез белән тәбрик итәм! Гомерләрегез бәхетле үтсен, тормышларыгыз кадер-хөрмәткә уралсын, балаларыгызның игелеген күреп муллыкта, бәрәкәттә яшәгез», — ди Васил Шәйхразиев.

Ул әни кеше — гаилә учагын сүндермичә саклаучы, тәрбия бирүче илаһи зат ул, дип искәртә. «Барыбызга да билгеле, вакытлар беркемне дә кызганмый, тормыш юлында әниләре гүр иясе булганнар да бар, бу көннәрдә балалары аларга догалар ирештереп, аларның рухларын да шатландырсалар иде», диелә котлауда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100