Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмара укучыларын борынгы интеллектуаль уен белән таныштырдылар
Кешелек тарихында иң борынгы уеннарның берсе саналган Го уены — Кытайда инде өч мең елдан артык билгеле икән.
(Кукмара, 29 ноябр, «Татар-информ», «Хезмәт даны»). Кукмараның «Галактика» балалар иҗат йортында республиканың Го логик өстәл уены буенча белем бирү дисциплинасы вәкилләре белән очрашу узды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
Кешелек тарихында иң борынгы уеннарның берсе саналган Го уены — Кытайда инде өч мең елдан артык билгеле икән. Россиядә ул 1975-1976 елларда үсеш ала.
«Кукмара — без булган икенче район. Максатыбыз — Татарстан Республикасында Го уенын тарату. Чөнки пандемия вакытында балаларның спорт белән шөгыльләнүләре аеруча мөһим, ә Го кебек спорт төрләре исә онлайн уйнарга да мөмкинлек бирә. Бу уен — тыныч, уңайлы. Сүз уңаеннан шуны да әйтик: Татарстан җыелма командасы — Россиядә иң көчлесе», — диде тренер, Татарстан Республикасында Го уены вице-президенты Илдар Әлмөхәммәтов.
Уенның үз кагыйдәләре бар. Ул күбесенчә шахмат уенын хәтерләтә. Шахматта көндәшләр тактадан бер-берсенең фигураларын алып ату өчен тырышсалар, монда хәл башкача. Биредә башта такта буш була, аннары көндәшләр ак һәм кара ташлар ярдәмендә үз территорияләрен коралар. Уенчылар мөмкин кадәр күбрәк уен кырын яулау өчен тырышалар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз