news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан йогышлы авыруларга каршы ярдәм күрсәтү буенча беренче бишлектә тора

Республика клиник йогышы авырулар хастаханәсе 120 еллыгын билгеләп үтә.

Татарстан йогышлы авыруларга каршы ярдәм күрсәтү буенча беренче бишлектә тора
архив / Александр Эшкинин

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Республикасы йогышлы авыруларга каршы квалификацияле ярдәм күрсәтүдә Россия төбәкләре арасында беренче бишлектә тора. Бүген Казанда «Ривьера» комплексында узган конференция алдыннан РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Елена Малинникова журналистларга шулай дип белдерде.

«Республика квалификацияле ярдәм күрсәтүдә илдә беренче бишлектә тора. Вируслы гепатитны бетерү буенча Татарстан, Калининград, Якутия белән берлектә, сынау төбәкләре рәтендә», — диде баш инфекционист.

«Агафонов укулары»: инфекцияләр һәм соматик патология» конференциясе Республика клиник йогышы авырулар хастаханәсенең 120 еллыгына багышланган. 1899 елның 14 ноябрендә ярлы һәм авырту балаларны кайгыртучы Казан җәмгыяте акчасына балалар хастаханәсе ачыла. 1918 елда аны инфекцион хезмәткә нигез салучы профессор Андрей Агафонов җитәкли.

Бүген хастаханә Агафонов исемен йөртә. 120 ел дәвамында Республиканың йогышлы авыруларга каршы көрәш хастаханәсе беркайчан эшчәнлеген туктатмаган. Еллар узган саен йогышлы авыруларга каршы көрәш хезмәте киңрәк җәелдерелә.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев конференциядә катнашучыларны сәламләп, йогышлы инфекцияләр белән бәйле авырлыкларны, бурычларны хастаханә уңышлы хәл итүен билгеләп узды.

«Татарстанда йогышлы авыруларга каршы ярдәм берничә тармаклы. Барлык муниципаль районнарда маршрутизация схемасы бар. Төп үзәк — Республика йогышлы авырулар хастаханәсе. 300 ятаклы хастаханә 27 район, Казан халкына ярдәм күрсәтә», — диде Альмир Абашев. Конференциядә тармак ветераннарына ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100