"Татар-информ"да предприятиеләрдә коррупция очракларын киметү турында сөйләячәкләр

30 ноябрьдә узачак матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 30 ноябрьдә, 10.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узачак матбугат конференциясендә Татарстан предприятиеләрендә коррупция очракларын киметү турында сөйләячәкләр.

Журналистлар белән аралашуда Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәнең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, «КАМАЗ» компаниясенең ресурслар саклау департаменты директоры Николай Липатов һәм «Генерирующая компания» җаваплыгы чикле җәмгыяте генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Анатолий Краснов катнашыр дип көтелә.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла. Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша үткәрелә.