29 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

"Мирас угы" мультсериалы тәкъдим ителде, мөфти Мәүлит бәйрәме турында аңлатты, туган телне саклау проблемаларына багышланган конференция төгәлләнде.

Хатын-кыз рухи яктан никадәр төзек булса, балалар да шундый булачак – Мөкаддәс Бибарсов. Хатын-кызлар арасында Коръән уку буенча узган “Тере традиция” бөтенроссия конкурсы узды.

Казанда "Татар моңы"ның гала-концерты уза. Ел дәвамында барлыгы конкурста 800 дән артык яшь башкаручы катнашты.

Гүзәл Яхина Уфага килә. М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы буенча спектакль куя.

"Татар егете" һәм "Татар кызы" конкурсына имтиханга кебек әзерләнәләр - Илсур Һадиуллин. “Татар егете-2016”, “Татар кызы-2016” конкурсының төрле номинацияләрдә җиңүчеләре бүләкләнде.

Быел КФУ Башкортстанда һәм Әзербәйҗанда татар телен пропагандалау үзәкләрен ача. Үзәкләр Каюм Насыйри институты бүлекчәләре буларак ачыла.

Казанда ислам динен өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ысулларын барлыйлар. Ислам гасырлар буе корылган система, әмма без XXI гасырда яшәгәнлектән, белем бирүгә инновацион яңалыклар кертергә кирәк, ди Р.Мөхәммәтшин.

Миңнеханов - Тилихка: "Без бизнес өчен ташламалы шартлар тудырырга әзер”. Татарстан Президенты Казан Кремлендә Саксония Премьер-министры белән очрашты.

Әстерханда "Татар кызы-2016" бәйгесе җиңүчесе жюрины өчпочмаклар белән сыйлаган. Быелгы бәйгедә 13 кыз катнашты, берничә ай дәвам иткән бәйге программасында төрле сынаулар аша узып, Әлфия Садыйкова беренче урынны алды.

Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре милләт асылын ни дәрәҗәдә ача? - Әлфәт Закирҗанов. Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы мөдире "татар әдибе" төшенчәсен төгәл билгеләү кирәк, дигән фикер әйтте.

Кыска гына программада татар турында тулы мәгълүмат ирештерәсе килде - Чулпан Закирова. KAZAN ансамбле татар тарихына һәм дөнья халыклары биюләренә багышланган "Казан хәзинәсе" спектакленең премьерасын тәкъдим итте.

Татарстандагы тел проблемалары Россиянең башка милли республикаларындагы белән бер – галим. Профессор Әлфия Йосыпова “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” форумы нәтиҗәләрен барлады.

Татарстанда "Мирас угы" мультсериалының нуленче сериясе чыкты. "Татармультфильм" студиясе Казанда "Мирас угы" анимацион сериалының яңа сериясен тәкъдим итте.

Бакуда татар шәхесләре яшәгән урыннарга сәяхәт рәвешендә квест-уен узган. Бакуда яшәүче милләттәшебез Динара Хәйрулла сөйләгәнчә, Әзербайҗанда күренекле татарларның тормышы белән бәйле урыннар күп.

Туган көнебездә ураза тоту сөннәт – Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстан мөфтие Мәүлит бәйрәменең әһәмиятен аңлатты.

Камал театры артистлары Яңа елдан соң Чаллы һәм Түбән Камага гастрольләргә бара. Февральдә узачак гастрольләр афишасында биш спектакль, шуларның өчесе – премьера.