ТР Хисап палатасы, мәктәпләрне капиталь төзекләндергәндә, бюджет акчаларының дөрес сарыф ителүен тикшергән

Аерым алганда, кайбер объектлар буенча башкарылган капиталь ремонтка куелган бәянең дөреслеге тикшерелгән

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Хисап палатасы коллегиясе утырышында ТР бюджетыннан 2012 нче елга һәм 2013 нче елның 9 аена гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь ремонтлауга бүлеп бирелгән акчаларны максатчан һәм дөрес куллану нәтиҗәләре каралды.
ТР Хисап палатасы “ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе” дәүләт казна учреждениесенә карата тикшерү уздырган.
2012-2013 нче елларда электрон формада ачык аукцион нәтиҗәләре буенча, ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе гомумбелем бирү мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә 4,68 млрд.сумлык дәүләт контрактлары төзегән. 2012 нче елда 165 мәктәпне ремонтлауга 2,19 млрд.сумлык 4 дәүләт контракты төзелгән, 2013 нче елда – 169 мәктәпне ремонтлауга 6 контракт (2,49 млрд.сум).
“Ике елда якынча 5 млрд.сум бүлеп бирелгән – мондый акчаларны тагын кайсы төбәк ала ала? Инде 2014 нче елга программа расланган, мәктәпләр буенча гына түгел, ФАПлар буенча да. Шуңа күрә монда барлык юнәлешләр буенча да даими контроль булачак”, - дип билгеләде әңгәмә барышында ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов.
Тикшерү ТР прокуратурасы белән бергә алып барылган, ул үз чиратында барлык район прокурорларына аерым тикшерүләр уздыру буенча йөкләмәләр биргән. ТР Хисап палатасының тикшерү чаралары Казанның, Арчаның, Биектауның һәм Питрәчнең 27 гомумбелем бирү мәктәбендә узган.
Тикшерүне җитәкләгән аудитор Азат Вәлиев дәүләт контрактлары буенча бүлеп бирелгән бюджет акчаларының тулысынча үзләштерелеп бетмәвенә игътибар итте, аларны башкару срогы тәмамланган. 2012 нче елның дәүләт контрактлары буенча үзләштерелмәгән акчаларның күләме тикшерү вакытында 55,4 млн. сум булган.
Кайбер объектлар буенча башкарылган капиталь ремонтка куелган бәянең дөреслеге тикшерелгән. Башкарылган эшләрне кабул итү турындагы актларның башкарылган эшләрнең күләменә туры килмәве ачыкланган. Шул ук вакытта башкарылган, ләкин документаль рәвештә кабул ителмәгән эшләр булган, шул исәптән, Казан объектлары буенча - 1,6 млн.сумлык, Арча муниципаль районы буенча – 40 мең сумнан артык. Тикшерү барышында әлеге төгәлсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелгән.
ТР Хисап палатасы материалларында билгеләп үтелгәнчә, канәгатьләнерлек капиталь ремонт фонында шулай ук кайбер техник кимчелекләр табылган. Мисал өчен, Казанның 10 нчы гимназиясендә җылылык торбалары, чуен радиаторлар сыйфатсыз беркетелгән, түбәдән су үтә.
ТР инвестиция-төзелеш баш идарәсе башлыгы урынбасары Марат Сәмигуллин 6 объект буенча кимчелекләр булуын таныды һәм аларның декабрь уртасына бетереләчәгенә ышандырды, дип хәбәр итә ТР Хисап палатасы матбугат хезмәте.