Татарстанда яшәүче урта буын вәкилләре арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар саны арткан

ВИЧ-инфекция йөртүчеләр эмигрантлар арасында да шактый

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Закирова). Урта яшьтәгеләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыру очраклары күбәйгән. Бүген бу хакта, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге баш табибы Нияз Галиуллин белдерде.
“ВИЧ-инфекция 30-39яшьлекләр арасында 1,5, ә 40-49 яшьлекләр арасында 20 процентка күбәйгән. Ә менә 15-19 яшьтәге үсмерләр арасында ВИЧ-инфекция йоктыручылар 30 процентка азайды. Бу – яхшы күрсәткеч”, - дип белдерде ул.
Мамадыш, Чүпрәле, Питрәч районнарында моңа кадәр ВИЧлы кешеләр булмаган, ләкин быел, бу районнарда да җенси юл белән авыруны йоктыручылар табылган.
Алабугада ВИЧлылыар саны арткан. Моны яңа ысул белән ачыклый алганнар. “Хокук саклау органнары, наркотик куллану-кулланмавын ачыклау өчен наркология учрежденияләренә алып килгәннәрне, ВИЧ-инфекциягә дә тикшердек. Мондый тикшерү ысулы кертеп, 2013 елда 70 куркыныч авыру йоктыручыны ачыклый алдык”, - дип белдерде Нияз Галиуллин.
Моңа кадәр авыру, еш кына кан аша күчкән булса, белгечләр, соңгы елларда җенси юл белән күчү очраклары артуына борчыла. “Күп очракта, партнерлар авыру икәнен белә торып, сакланмый. Шуңа күрә, кешене тиешле дәрәҗәдә белми торып, беренче күрүдә үк якынлык кылмаска киңәш итәм”, - диде Нияз Галиуллин.
ВИЧлы хатын-кызларның бала табу очраклары 7-10 процентка арткан. Бүгенге көндә мондый аналардан 2 мең бала туган. Нияз Галиуллин сүзләренчә, балага анасыннан ВИЧ-инфекция күчмәсен өчен шактый тырышалар. Бу үз нәтиҗәләрен дә биргән, мисал өчен, 3 ел эчендә авыруның балага күчү очраклары 4 процентка кимегән.
Тестлар уздыруның икътисад ягыннан нәтиҗәлелеген тикшергәндә дә, Татарстан зур күрсәткечләргә ия булган. Нияз Галиуллин бу уңайдан, “Әгәр дә 1000 тест уздырып, 1 ВИЧ-инфекцияле кеше ачыкланса, бу икътисад ягыннан нәтиҗәле булып санала. Ә Татарстанда 700 тестка 1 ВИЧлы кешене ачыклыйбыз”, - дип белдерде.
“ВИЧ-инфекция йөртүчеләр наркоманнар арасында шактый. Ә наркотикны, гадәттә, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителүчеләр, акчага җенси хезмәт күрсәтүчеләр куллана” - дип белдерде, сәламәтлекне саклау һәм ВИЧ/СПИД профилактикасы хәйрия фонды җитәкчесе Тимур Исламов.
Ләкин матбугат конференциясендә башка фикер дә яңгырады. Мәсәлән, “Яңа гасыр” коммерцияле булмаган автоном хәйрия оешмасы җитәкчесе Лилия Таишева, ВИЧка тикшерүне эммигрантлардан башларга кирәк дигән фикердә. “Һәр ел саен безнең илгә 135 мең чит ил кешесе күчеп килә. Алар арасында күпчелекне Үзбәкстан, Такҗикстан, Әзербайҗан гражданнары алып тора. Быел Татарстанга килгән 12 мең эммигрантны тикшереп, 20 авыру очрагын ачыкладык. Ә тикшерү узмаганнары арасында мондыйлар саны күпме – билгесез. Уртача алганда, 1000 татарстанлыны һәм 1000 чит ил вәкилләрен тикшереп карап, шуны ачыкладык – эмигрантлар арасында ВИЧлылар һәм йогышлы чир йөртүчеләр 7,5 тапкырга күбрәк”, - дип белдерде ул.