Татарстанда иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган 181 кеше эзләнелә

Эзләнүчеләр арасында хатын-кызлар да, ир-атлар да бар

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстанда иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзага тартылган һәм җинаять-башкарма инспекциясе контроленнән качарга тырышучы 181 кеше эзләнелә. Эзләнүчеләр арасында хатын-кызлар да, ир-атлар да бар, дип хәбәр итте бүген Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендәге матбугат конференциясендә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең эзләү бүлеге башлыгы Сергей Каризский. Журналистлар белән очрашу җинаять-башкарма системасының эзләү бүлекләре юбилеена багышланды. Аларга 16 нчы декабрьдә 15 ел тулды.
Сергей Каризский чыгышында билгеләп үткәнчә, эзләү бүлекләренең төп бурычы ирегеннән мәхрүм итү кебек җәзаны үтәүдән качкан кешеләрне оператив эзләү чаралары үткәрү. “Эш дәверендә төрмәдән качкан яки җәзаны үтәүдән качкан 100 дән артык кеше тоткарланган. 1998 елдан башлап эзләүдәгеләр саны 62 дән бергә кадәр кимеде”, - диде спикер. Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе учреждениеләреннән сак астыннан качу очраклары 2002 елдан бирле булмаган. 2013 елда Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең төзәтү колонияләре каршындагы колония участогыннан 2 тоткын качкан. Алар тоткарлаган.
Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең эзләү бүлеге хезмәткәрләре башка хокук саклау органнары, шулай ук чит илнекеләр белән дә даими элемтәдә тора.

Хөкем ителүчеләрне эзләү зур чыгымнар китерә, шуңа күрә хөкем ителүчеләргә, төрмәдән качучыларга аларны эзләү һәм тоткарлау белән бәйле чыгымнар искы төзелә, дип билгеләп үтте Сергей Каризский.
“Әле беркем дә мәңге качып йөрмәде. Иртәме соңмы барыбер эләгәләр”, - дип тәмамлады сүзен Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе эзләү бүлеге җитәкчесе.