“Сувар”ның егет чагы

Боерган авылы мәдәният йортында Казанда нәшер ителүче “Сувар” газетасы чыга башлавына 20 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Юбилейлы ноябрь редакция хезмәткәрләре өчен чуашлар күп яши торган районнардагы укучылары белән очрашулар аена әверелде. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова аларны бәй-рәмнәре белән тәбрик итеп:

- Районда чуашлар халык саны буенча татарлардан кала икенче урында тора. Бәйрәмнәребез уртак безнең. Милләтне аеру дигән нәрсә юк. Районда яшәүче һәр халыкның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен саклап калуга зур игътибар бирелә. Сез дә үз алдыгызга шул бурычларны куеп, изге эш башкарасыз”, - диде ул. “Сувар”ның мөхәррире Константин Малышев авылдашлары белән очрашуга җай чыгуына чиктән тыш шатлануын белдерде.

- Залда укытучыларым утыра. Алар алдында имтихан тотуы җиңел түгел. Казан дәүләт педагогия институтының чуаш-рус бүлегенә укырга керүемә мәктәптә чуаш телен укыткан укытучыларымның йогынтысы зур булды, - диде. Институтны тәмамлаганнан соң журналист хезмәтенә кереп киткән Константин газетаның тарихы, аның бурычлары, проблемалары белән дә таныштырып үтте. Редактор буларак, башта атнага 8 битле булып чыккан басманы 12 битлегә җиткерү өчен зур тырышлык куйган. Әлеге басманы Ульяновск өлкәсендә, Чуашстан Республикасында да алдыралар. Иң күп укучылар, билгеле инде, Татарстанда, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Чирмешән, Аксубай районнарында чуашлар яши торган авыллар байтак. Басма киоскларда да сатыла.

Константин Анатольевич газетаның актив хәбәрчеләре Анна Никоноровага,Николай Зиминга, Нина Юнгеровага, Николай Дворовка, Валериан Ашкеровка, Михаил Верияловка, Николай Юнгеровка газетаның Мактау грамоталарын һәм китапларын тапшырды. “Сувар”мөхәррире урынбасары Вера Александрова, журналистлар Евгений Турхан, Татьяна Васильева укучылар санын арттыру, газетаның эчтәлеген баету буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар. Әлши урта мәктәбенең чуаш теле һәм әдәбияты укытучысы Елизавета Мышкова Боерган, Алших, Югары Лашчы, Чуаш Киштәге, Шәмәк мәк-тәпләре укытучылары Марина Вериялованың, Светлана Мукасеваның, Лариса Андрееваның, Ольга Бахтинованың, Лариса Савельеваның балаларга белем, тәрбия бирү белән бергә туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур өлеш кертүләрен әйтеп узды. Әлеге мәктәпләрдә белем алучы малай-кызларның шигырь-хикәяләре “Сувар”да да еш басыла. Гомумән, Буа районы иҗатчылары иң активлардан. Анатолий Малышев, Анна Никонорова, Галина Кемел, Валериан Ашкеров, Николай Дворов шигырьләре “Сувар”ның әдәбият һәм сәнгать битенең даими “кунаклары”.

Газета укучылар яраткан газеталарын мактау белән бергә аның тиражын арттыру, кызыклырак итү буенча киңәшләрен дә җиткерделәр.

Боерган мәктәбе укытучысы Михаил Вериялов журналист үзе вакыйга урынына барып язган, йөрәге аша үткәргән материаллар гына укучыга барып җитә дип саный. Журналист тикшерүе, чуашлар яши торган урыннарның топонимикасы белән бәйле язмаларга, сканворд-кроссвордларга күбрәк урын бирелүен тели.

Чыгышлар “Уяв” фольклор ансамбле, аерым җырчылар, биючеләр номерлары белән аралаштырып алып барылды. Кунаклар үзләре белән “Сувар”ның төрле саннарын алып кайтканнар иде. Кичәне алып баручы китапханәче Елена Хлынова аларны һәр тамашачыга таратты. Бу хакта ТР муниципаль берәмлекләре порталы хәбәр итә.