Шимбә Татарстанда кар явачак

Республика территориясендә кар явуы көтелә, ә урыны белән буран

  (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Шимбә Татарстанда кар явачак. Һава болытлы, республиканың күпчелек районнарында кар явуы көтелә, урыны белән буран. Юлларда бозлавык.
Төнлә һәм көндез 0-5 градус салкын. Казанда кар явачак. Көндез, төнлә уртача температура 1-3 градус салкын, дип хәбәр итә дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.