Саба муниципаль районында ”Ана — бөек исем” дигән әдәби кичә узды

Кичә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар белән алып барылды

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Бу көннәрдә Шәмәрдән авыл китапханәсе “Балкыш” тернәкләндерү үзәгендә “Ана — бөек исем” дигән әдәби кичә үткәрде, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы. Китапханәче Садыйкова Г. кичәдә катнашкан әниләргә матур котлау сүзләрен җиткерде, әниләр бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бу кичә татар әдәбиятында Ана образына багышланды: Х.Сарьянның «Бер ананың биш улы”, Т.Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр”, Ә.Еникиның “Әйтелмәгән васыять” һәм башка әсәрләр турында сүз барды. Кичә әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар белән алып барылды.