Республикада 2013 елның 10 ае буенча дәүләт хакимиятенә һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы 997 җинаять ясалган

Хезмәткәрләрнең үзләре биләгән вазифаи вәкәләтләрдән явызларча файдалану очраклары 35 процентка үскән

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина).2013 елның 10 ае буенча дәүләт хакимиятенә һәм хезмәт мәнфәгатьләренә каршы ясалган 997 җинаять ачыкланган. Хезмәткәрләрнең үзләре биләгән вазифаи вәкәләтләрдән явызларча файдалану очраклары 35 процентка үскән. 225 очрак ришвәт белән бәйле, шуның алтысы - зур күләмдә. 135 ришвәт алу очрагына, 80 ришвәт бирү очрагына, 143 арадашлык очрагына чик куелган. Болардан килгән зыян 4,5 млн. сум дип исәпләнә.Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республикада коррупциягә каршы көрәшкә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе башлыгы Ринат Акчурин белдерде.

Аның сүзләренчә, уртача ришвәт күләменә килгәндә, көнкүреш белән бәйле коррупция очракларында ул – 11 мең сумны, эшкуарлык белән бәйле өлкәдә 53 мең сумны тәшкил итә. Акчурин сүзләренчә, көнкүрештә ришвәтне зур суммада бирмиләр, ә еш бирү очраклары күзгә ташлана.

Нинди өлкәләрдә коррупция очраклары еш очрый дигәндә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле дәүләт һәм муниципаль җирләрдән законсыз файдалануны билгеләп үтте. Бу очракларга 35 процент очрак туры килә. Көнкүреш белән бәйле коррупция очраклары да – еш очраучан. Бүгенге көндә сәламәтлек саклау өлкәсендә – 203, белем бирү өлкәсендә 63 факт ачыкланган. Болардан килгән зыян 263 млн. сум күләмендә исәпләнә. Аның 204 млн. сумы кире кайтарылган.

741 коррупцион эш буенча тикшерү тәмамланган һәм судка җибәрелгән, 232 кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 172се – вазифаи затлар. Структур яктан караганда, аларның 19ы – федераль дәүләт хакимият органнарына, 46сы – республика дәүләт хакимияте органнарына, 81е муниципаль хакимият органнарына карый. Шулай ук вузларда – 4, хокук саклау органнарында 16 очрак ачыкланган. Шулай ук вазифаи затларны сатып алырга омтылган 66 граждан җинаять җаваплылыгына тартылган.

Ринат Акчурин сүзләренчә, коррупция очраклары дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының документларны килештерү, рөхсәт бирә торган документлар белән эшләүче, теге яки бу документка имза кую вәкаләте булганнарында еш очрый.