Буа суд приставлары алиментлары буенча бурычлы хатын-кызны Санкт-Петербургта эзләп тапкан

Буадан булган ханым сораштырыла һәм РФ Җинаять Кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкинлеге турында кисәтелә

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Буа районы суд приставлары бүлегендә түләттерергә теләүче – Буа районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек органы файдасына гражданка Т. Н. Квасовадан алимент буенча бурычны түләттерү турында башкарма производство кузгатылган. Ханым озак вакыт качып, алимент түләми яшәгән. Агымдагы елның җәендә аңа карата эзләү эше ачыла.
Эзләү чаралары барышында ачыкланганча, ул туганнары белән элемтәдә тормаган, теркәлгән урыны буенча яшәмәгән һәм Санкт-Петербургка киткән. Шулай ук аның сигезенче ай йөкле булуы ачыкланган.
Аның кайда икәнен ачыклау өчен “ТР буенча мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды” дәүләт учреждениесенә иминиятләштерелгән затларның бердәм регистры үзәк сегментыннан мәгълүматлар алу турында запрос җибәрелгән, аннан аның Санкт-Петербургтагы медицина иминият ширкәтләренең берсендә иминиятләштерелгән булуы турында мәгълүмат килеп ирешә. Шулай ук аның Санкт-Петербургның медицина оешмаларына мөрәҗәгать итүе һәм яшәү адресы ачыклана. Әлеге адрес буенча эзләү буенча бирем үтәлә, аның барышында Буадан булган ханым сораштырыла һәм РФ Җинаять Кодексының 157 нче маддәсе буенча җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкинлеге турында кисәтелә. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.