Безнең тикшерү нәтиҗәләре буенча агымдагы елда 9 җинаять эше кузгатылды – ТР Хисап палатасы аудиторы

ТР Хисап палатасы аудиторлары бюджет акчаларын максатчан куллану-кулланмауны тикшерү нәтиҗәләре буенча 36 бәяләмә биргән. Алар нигезендә хокук бозуларның 88 проценты бетерелгән

(Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Хисап палатасы аудиторлары бюджет акчаларын максатчан куллану-кулланмауны тикшерү нәтиҗәләре буенча 36 бәяләмә биргән. Алар нигезендә хокук бозуларның 88 проценты бетерелгән, акча бюджетка кире кайтарылган.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республикада коррупциягә каршы көрәшкә багышлап үткәрелгән матбугат очрашуында ТР Хисап палатасы аудиторы Азат Вәлиев белдерде.

2013 елдагы тикшерү нәтиҗәләре 5 млн. сум күләмендәге бюджет акчасын максатчан кулланмауны, 60 млн. сум күләмендәге акчаны нәтиҗәле файдаланмауны ачыклаган. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль сатып алулар өлкәсендәге законнарын бозу аркасында, 33 млн. сум акча дөрес тотылмаган, муниципаль милек һәм җир белән алыш-биреш вакытында 526 млн. сумлык зыян килгән.

Азат Вәлиев хәбәр иткәнчә, ТР Хисап палатасы материаллары буенча Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе тарафыннан 10 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган – алар 240 мең сум күләмендә штраф түләргә тиеш.

2013 ел нәтиҗәләре буенча бүгенге көндә 133 вазифаи зат дисациплинар җаваплылыкка тартылган. 107 вазифаи затка кисәтү ясалган, 4 вазифаи зат эшеннән азат ителгән.

“Безнең тикшерү нәтиҗәләре буенча агымдагы елда 9 җинаять эше кузгатылды. Аларның күпчелеге – Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә ремонт эшләрен башкарган вакытта җибәрелгән төгәлсезлекләр белән бәйле. Мәсәлән, Сарман муниципаль районында товарлар белән тәэмин итүче намуссыз кеше, конкурсны откан да 500 мең сум акчаны алып юкка чыккан”, - диде Азат Вәлиев.

Шулай ук “Караклык” статьясы буенча җинаять эше ТР Инвестицион үсеш агентлыгы материаллары буенча кузгатылган. Грант һәм субсидияләргә дәгъва итүчеләр 3 млн. сум акчаны ялган документлар нигезендә алган.