Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы каршында төзелгән эшче төркем Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда булды

Әлеге авыл җирлегенә ун торак пункт керә, аларда 1562 кеше яши

 (Казан, 29 ноябрь, “Татар-информ”). Арча муниципаль районы Иҗтимагый советы каршында төзелгән эшче төркем 26 ноябрьдә Иске Чүриле авыл җирлегенә кергән авылларда булып, алардагы социаль–мәдәни учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты, авылларда яшәүчеләрнең тормыш–көнкүрешләре белән кызыксынды, халык белән очрашуларда аларның фикерләрен, гозерләрен тыңлады, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.

Әлеге авыл җирлегенә ун торак пункт керә, аларда 1562 кеше яши. Беренче тукталыш — Михайловка авылында. Бераз гына тарихка күз салсак, бу авыл “Мир” дип аталган колхозга керә иде. Соңрак аны “Сельхозхимия” район берләшмәсенә ярдәмче хуҗалык итеп бирделәр. Иң әйбәт чоры булгандыр бу авылның. Фермалар, амбарлар, ындыр табагы төзеделәр, тораклар тулы мал иде, атлары гына да йөздән артып китте. Авылга читтән гаиләләр күчеп кайта башлады. Ә бүген фермалар буш, ярый әле басуларны “Игенче”, “Венета” ширкәтләре эшкәртә.

Иҗтимагый советның эшче төркеме әгъзалары кешеләрнең мәшгульлеге турында да сорашты. Югарыда искә алынган ширкәтләр басуда эшли дә китеп бара, кышын юлларны кем ача, кирәк вакытта ярдәм итәрлек кеше бармы һ.б. Авыл җирлеге башлыгының җавабы әзер: бар андый кеше, бөтен авыл Евгений Гавриловка карап тора! Бераздан без моның шулай икәнлегенә үзебез дә инандык.

Евгений Гаврилов элеккеге хәрби, тумышы белән шушы авылдан. Бар да җитешле шәһәр тормышын калдырып читтәге юлсыз–нисез авылда газап чигеп ятуларын күпләр аңлап та бетерә алмыйдыр. Әмма ул да, хатыны Оксана да авырлыклардан зарланмый. Абзарларындагы терлек элекке колхоз фермаларындагыдан ким түгел. Азыкны да үзләре әзерли, 20 гектар җирләре, тракторлар, башка техникалары бар.

Венета авылы бу килүдә яктырып киткәндәй тоелды. Йортларын, капка–коймаларын яңартучылар шактый. Менә дигән асфальт юл килү авылның киләчәгенә өмет тудыра. Инде хәзер үк буш урыннар калмады, диделәр. Авыл җирлеге тузган, ямьне алып торучы биналарны бетерү буенча күп эш башкарган. Башлангыч мәктәп, кибет, почта бүлекчәсе, китапханә эшли.

Штерә авылы бик әйбәт тәэсир калдырды. Элек–электән гаять тырыш кешеләр яши биредә. Терлекне бик күп асрыйлар. Авыл төзек, нык. Авылдашлары Фаил Галиәхмәтов бик матур мәчет төзетте. Әле дә бөтен чыгымнарын түләп бара икән. Зират коймасын яңартуга бер миллион сумнан артык акча тоткан.

Штерә мәктәбендә 300 укучы укыган елларны хәтерләүчеләр дә бар. Хәзер ул башлангыч булып калды, 6 укучы укый. Ә менә шул бинада ук урнашкан балалар бакчасында 15 бала булуы күңелгә бераз җылылык бирә. Бөтен шартлар тудырылган, җылы, якты, тәмле итеп ашаталар.

Авыл клубы шактый искергән булса да, эшчәнлеге мактарлык аның. Мөдир Рафилә Камалова, сәнгать җитәкчесе Эльмира Җәләева өч түгәрәк алып баралар, дүрт яшьтән ун яшькә кадәрге балаларны биергә өйрәтәләр. Төрле кичәләр, концертлар булып тора. Кеше күп йөргәч, Казан артистлары да Штерәгә еш килә.

Иҗтимагый советның эшче төркеме Иске Чүриледә мәдәният йортында, чиркәүдә, урта мәктәптә булды. Мәктәп быел бик нык үзгәргән, ныклап төзекләндерелгәннән соң балкып тора, укытучылар, ата–аналар рәхмәт белдерә.

Соңыннан булган сөйләшүдә Иске Чүриле авыл җирлегенең эшчәнлеге уңай бәяләнде. Проблемаларны да күтәрделәр, гражданнар фикерләре, теләкләре дә игътибарсыз калмаячак. Иҗтимагый совет рәисе Ренат Һидиятов әйтүенчә, эшче төркемнәр ясаган нәтиҗәләр совет утырышында каралачак.