news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда исерек хәлдә улын кыйнаган хатын-кызга шартлы срок бирделәр

31 яшьлек хатын үз гаебен тулысынча таныган.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда хәмер эчеп, еш кына укучы улын кыйнап торган хатын-кызга шартлы срок бирделәр. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Узган елның сентябрь аенда һәм быел февральдә исерек хәлдә 31 яшьлек хатын тугыз яшьлек улын даими рәвештә кыйный торган булган. Ул шулай ук ата-ана вазифаларын тиешенчә башкармаган.

«Газаплау» һәм «Ата-ана бурычын тиешенчә үтәмәү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган. Сарман районы прокуратурасы дәүләт гаепләвен хуплаган.

Хатын үз гаебен тулысынча таный. Суд аңа шартлы рәвештә 3 ел да 2 айга ирегеннән мәхрүм ителү турында хөкем карары чыгара. Шул ук вакытта сынау вакыты өч ел ярым дәвам итәчәк. Моннан тыш, хатын-кызны 5 мең сумга штрафка тартканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100