news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама киностудиясе Татарстанда иң яхшы студентлар проекты дип танылды

Студиядә укучылар һәм студентлар бушлай оператор, актерлык, сәхнә һәм режиссерлык осталыгына өйрәнәләр.

Түбән Кама киностудиясе Татарстанда иң яхшы студентлар проекты дип танылды
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама киностудиясен Татарстанда 2019 елда урта махсус уку йортлары студентларының иң яхшы проекты дип таныдылар. Бу хакта Казанда узган студентлар инициативаларын бүләкләү тантанасында билгеле булды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Студиядә укучылар һәм студентлар бушлай оператор, актерлык, сәхнә һәм режиссерлык осталыгына өйрәнәләр.

«Без сәхнәдә басып торган арада бик дулкынландык. Безне җиңүчеләр буларак игълан иткәч, бу эмоциональ шартлау булды», — дип билгеләп үтте проект авторларының берсе Виктор Казанцев.

Студия Түбән Кама кинотеатрларының берсендә күрсәтелгән тулы кыйммәтле фильм чыгарган инде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100