Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Салымнарны вакытында түләп баручыларга дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк
Закон проекты бурычлары булган гражданнарга әҗәтләрен вакытында түләргә этәргеч бирер дип көтелә.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда салымнар буенча бурычлары булмаганнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк. Бу хакта закон проекты бүген Дәүләт Советының уналтынчы утырышында кабул ителде.
«Закон проекты нигезендә салымнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта, аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк», — диде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Шул рәвешле, закон проекты бурычлары булган гражданнарга салым буенча әҗәтләрен вакытында түләргә этәргеч бирер дип көтелә.
«Дәүләтнең тотрыклыгы, иминлеге, тотрыклы социаль үсеше салым түләүчеләрнең үз бурычларын намус белән үтәвенә бәйле», — диде министр. Ул салымнарны түләү бурычы РФ Конституциясенең 57 нче маддәсендә билгеләнгәнен искәртте. Эльмира Зарипова әйтүенчә, хәзерге вакытта Татарстан халкының 2 млрд сум күләмендә бурычы бар.
Министр 2021 елда республика бюджетында социаль өлкәгә чыгымнар 5,6 процентка артуын әйтте. Ул халыкның социаль тәэминатына чыгымнар салым һәм җыемнар акчасы хисабына финанслануын искәртте. «Әлеге законга үзгәрешләр кертү чыннан да гадел булачак, салымнар түләү бурычы үтәлсә, региональ бюджеттан дәүләт хезмәтләре күрсәтеләчәк», — диде.
Депутатлар «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын хуплады. Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, халыкны бурычлары турында хәбәрдар итү буенча эшне көчәйтергә кирәк, дип чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз