news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген «Казан» гаилә үзәген кызыл төс белән яктыртачаклар

«Кызылдан киен» акциясен инсульт проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен Россия кардиология җәмгыяте үткәрә

Бүген «Казан» гаилә үзәген кызыл төс белән яктыртачаклар
Владимир Васильев

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Инсультка каршы көрәш көнендә, 29 октябрьдә, «Казан» гаилә үзәге «Кызылдан киен» акциясенә ярдәм итәчәк. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын символлаштырып, бина кызыл төс белән яктыртылачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Касәдә кызыл төс белән яктырту 17.00 сәгатьтә башлана.

Ел саен «Кызылдан киен» акциясен инсультлар проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен Россия кардиология җәмгыяте үткәрә. Казаннан тыш акцияне тагын Россиянең тагын ун шәһәре хуплаячак. Шулай итеп, бу көнне Бөек Новгородтагы Останкино манарасының һәм РТРС телеманарасының яктырткычы, Пенза, Саранск, Грозный, Ростов-на-Дону, Самара, Ставрополь, Тула һәм Чиләбедә кайсыбер биналар кызыл төскә керәчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100