Татарстанда, былтыргыга караганда, сөт 4 процентка күбрәк җитештерелгән

Алдагы ике елда республикада 17 мең сыерга 24 сөтчелек комплексы төзеләчәк.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елның 9 аенда Татарстанда 1 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. 2018 ел белән чагыштырганда, үсеш 4 процент тәшкил итә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте.

"Бүген без тәүлегенә 3,5 мең тоннага якын сөт савабыз, бу 5 процентка күбрәк", - диде министр.

Ул сөтчелек юнәлешендә зур модернизация барганын әйтте. Яңа технологияле комплекслар проектларына 20 млрд сумга якын акча күздә тотыла. Алдагы ике елда республикада 17 мең сыерга 24 сөтчелек комплексы төзеләчәк.

Шәхси хуҗалыкларда быел 424 мең тонна сөт, крестьян-фермер хуҗалыкларында 131 мең тонна сөт савылган.