Сургутның "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге кул эшләренә өйрәнергә чакыра

Быел татар халкының чигү үрнәкләрен, сөлгеләр чигәргә, калфак тегү, төсле тасмалар белән чигү, бисер белән чигү серләренә төшенергә ниятлиләр.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Сургут шәһәре "Ак калфак" татар хатын-кызлар берлеге быел да үз эшен дәвам итә. Ханымнар Бажов урамы 31 йортта урнашкан татар үзәгендә якшәмбе 15:00, чәршәмбе 16:00 сәгатьләрдә җыелып, кул эшләренә өйрәнергә ниятлиләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Әгәр дә кул эшләренә өйрәнегә, безгә кушылырга теләсәгез, языгыз. Быел татар халкының чигү үрнәкләрен өйрәнербез, сөлгеләр чигәрбез, өстәвенә бәйләм бәйләү, калфак тегү, төсле тасмалар белән чигү, бисер белән чигү, шәл бәйләү, мунчала бәйләү кебек дәресләргә дә өстенлек бирелер. Дәресләр түләүсез", диде "Ак калфак" әгъзалары.