Латвия татарлары һәм башкортлары Рига мөселман зиратларында өмә үткәрде

Шимбә өмәләренең инициаторы булып, Латвиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте тора.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Латвия татарлары һәм башкортлары Рига мөселман зиратларында өмә үткәрде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

26 октябрь көнне төрле милләт вәкилләре Риганың мөселман зиратларын җыештыру буенча өмәгә җыелды, дип яза үзенең Facebook битендә Рамил Кадыйров.

Мондый чаралар елына ике тапкыр даими үткәрелә. Кешеләр Ригада Микель һәм Яунцемс зиратын тәртипкә китерергә җыела. Шимбә өмәләренең инициаторы - Латвиянең «Чишмә» татар-башкорт мәдәни җәмгыяте. Җәмгыятьне Зөфәр Зәйнуллин җитәкли.

Шимбә өмәсенә татарлар һәм башкортлар гына түгел, Ислам динен тотучы башка халык вәкилләре — һинд, үзбәк, латыш, рус, алманнар да килгән.

  • Латвиядә Ислам турында документаль искәртү беренче тапкыр 1838 елда була, гәрчә ил территориясендә татарлар һәм башкортлар элегрәк очраштырган булсалар да, диелә Кадыйров хәбәрендә. Латвиянең беренче мөселман җәмгыяте 1902 елда барлыкка килә. XIX гасыр ахырында Ригада зур булмаган мөселман җәмгыяте булган, нигездә ул татарлардан торган.
  • Халык санын алу мәгълүматларына караганда, 1897 елда Видзем һәм Курзем губерналарында 1134 мөселман яшәгән. Тел ягыннан Курземада - 552 татар һәм Видземда 449 татар булган. Витебск губернасы карамагындагы Латгалия районнарында 574 мөселманнан 564 (560 ) татар Даугавпилста яшәгән.