Горки-Әмәт урманындагы котельная торбасы 5 млн сумлык градусник булачак

Яктырткычлы арт-объект киләсе елда барлыкка киләчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанның «Горки» котельнаяның төтен торбасы яктыртыла торган термометрга әйләнәчәк. Бу хакта дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.

«Торба өслегендә термометрны визуаль чагылдырып, әйләнә-тирә мохит температурасына бәйле рәвештә температураның динамик үзгәрүчән күрсәткечләре белән төтен торбасын архитектура яктырткычлы итеп башкарырга», - диелә дәүләт сатып алулары документында.

«Гигант термометр» арт-объектының биеклеге 100 метр булачак. Аны гамәлгә ашыру өчен 4,9 млн сум акча бүлеп бирелә. Торбаны 2020 елга модернизациялиләр.