29 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр, Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә.

Татарстан мөфтие рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгать итте / Кичә ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде.

Ирада Әюпова Курчак театрына татар спектакльләрен күбрәк куюларын теләде / Министр театр директоры Роза Яппарованы “Республика алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләде.

Диния нәзарәтендә хатын-кызларны Коръән укырга өйрәтәләр / Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Казан музеенда Марсель Сәлимҗановның шәхси әйберләре тәкъдим ителә / Экспонатлар арасында декорация эскизлары, фотолар, афишалар, спектакльләрдә кулланылган костюмнар һ.б. бар.

Марат Җәббаров уңыш күләме ягыннан артта калган районнарны атады / Гектарыннан иң күп уңыш алган районнар - Тукай, Мамадыш, Зәй, Актаныш.

Марат Җәббаров: Шикәр чөгендере мәйданын киметү турында күрсәтмә бирмәячәкбез / Министр бу мәсьәлә буенча инвесторлар белән сөйләшүләр үткәрелүен әйтте.

Татарстанда шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча алдынгы районнар билгеле / Республикада шикәр чөгендере мәйданнарының 89 процентыннан уңыш җыеп алынган.

Авыл хуҗалыгы министры ярминкәләрдә карабодайга бәя күтәрелмәячәген әйтте / Ярминкәләрдә карабодайның бер килосы 30 сумнан сатыла, сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык.

«Татмедиа»да иң яхшы почта бүлекләрен һәм почтальоннарны бүләкләделәр / Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрне генераль директор урынбасары Әлфия Әдиятова тапшырды.

Татарстан уҗымнар һәлак булудан килгән зыянны кайтару карарын көтә / Уҗымнар Һәлак булудан 1,6 млрд сум күләмендә зыян килгән, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы экспертизасы 1,4 млрд сумны расланган.

«Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты» республика бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде / Җиңүчеләргә җиһазлар, музыка кораллары сатып алу һәм сәхнә костюмнары тегү өчен акчалата сертификатлар тапшырылды.

Татарстанның иң яхшы комбайнчыларын ноябрь азагында бүләклиләр / Беренче төркемдә Чүпрәле, икенче төркемдә Сарман, өченче төркемдә Зәй, дүртенче төркемдә Балык Бистәсе районнары җиңүче булган.