Wikipediaда дөрес булмаган мәгълүматка каршы көрәш буенча сервис барлыкка киләчәк

Элеккечә, яңалыкларны барлык кулланучылар да төзәтә алачак, әмма алар ресурс хезмәткәрләре тикшерүеннән соң гына бастырылачак.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Wikipediaга нигез салучы белдерүенчә, тиздән сайтта дөрес булмаган мәгълүматка каршы көрәш буенча онлайн-сервис барлыкка киләчәк, дип яза ТАСС.

Проект Wikitribune исемен йөртәчәк, анда дөреслеккә тикшерү узган яңалыклар урнаштырылачак. Редакторлар һәм журналистлар командасы басма өчен мәкаләләр әзерлегенә җавап бирәчәк.

Элеккечә, яңалыкларны барлык кулланучылар да төзәтә алачак, әмма алар ресурс хезмәткәрләре тикшерүеннән соң гына бастырылачак. Хәзер оештыручылар ябык бета-тестирование стадиясендә эшли.