Тимур Бекмамбетов ялларын Казанда уздырган

Режиссер «Кол Шәриф» мәчетендә булган, квестта катнашкан һәм өстәл теннисында ярышкан.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Режиссер Тимур Бекмамбетов Казанга килгән. Татарстан башкаласында ул ике көн булган. Бу хакта режиссер үзе социаль челтәрендә хәбәр итә.

Эшлекле программадан тыш, Тимур Бекмамбетовны бай мәдәни чаралар да көткән. Ул «Кол Шәриф» мәчетендә булган, квестта катнашкан һәм өстәл теннисында ярышкан. Фотоотчетны режиссер үзе, шулай ук Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман урнаштырган.

«Казан», – дип кыскача имзалаган Бекмамбетов сурәтне. «Анда матурлык!!! Без узган ел анда булдык!!! Мәчет төнлә бик матур күренә!!! Хәерле яллар сезгә!!!» – дип җавап язган аңа җанатарлар.

«Режиссер Тимур Бекмамбетов һәм балалар», – дип имзалаган Фишман илнең шоу-бизнес вәкилләре белән булган фотосурәтне.

Искәртеп узыйк, Тимур Бекмамбетов Казанга еш кунакка килә. Быел март ахырында «Время первых» премьерасы алдыннан режиссер Казанның бер кинотеатрында автографын өләшкән, аннан соң тамашачыга киноны үзе тәкъдим иткән.