Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә

Иртәгә республика буенча көчле, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектәге җил көтелә.

(Казан, 29 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге һава шартларының начараюы турында хәбәр таратты.

Идарә мәгълүматлары буенча, 30 октябрь иртәсендә һәм төнлә республикада урыны белән көчле, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектәге җил көтелә. Шулай ук томан төшү ихтималы бар.

Шундый ук хәл якындагы тәүлектә Казанда да булачак.