Мөслимдә үзара салым акчасына юлларны төзекләндерәләр

Мөслимдә үзара салым акчасына юлларны төзекләндерәләр
(Мөслим, 29 октябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары"). Соңгы елларда Мөслим районы авыл җирлекләрендә халыктан җыелган үзара салым акчасы хисабына урам юлларын төзекләндерүдә дә актив эшли “МОСТ” җәмгыяте, дип яза җирле басма.Быел Исәнсеф җирлегендә, Тугаш, Михайловка, Вәрәшбаш һәм Иске Вәрәш, Метрәй, Сал. Мухан, Олы Чакмак, Яңа Усы, Игенче авылларында урам юллары эшләнде. Бүгенге көндә Иске Карамалы авылы үзәгендә мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданга асфальт җәю, бордюрлар урнаштыру белән мәшгуль алар.Нинди генә объектка алынсалар да, эшне үз вакытында һәм сыйфатлы башкарып чыгу өчен җәмгыятьнең ныклы матди-техник базасы бар. Быел язын сәгатенә 25 кубометр бетон эшләп чыгаручы завод сатып алганнар. Июль аенда исә бордюр, брусчатка кебек бетон эшләнмәләр чыгаручы линия кайтарып монтажлап та куйганнар. Заводка 3 тонна күтәрешле “ТСМ” төягече дә алынган. Хәзер инде юл-тротуар төзелешендә үзләрендә җитештерелгән материалларны да кулланалар.