Илсур Метшин: Казан транспорт комплексы эшләре өчен янып торган белегечләрне берләштерә

Казан мэры сүзләренчә, башкаланың транспорт системасы ел саен камилләшә.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»). Казан һәм Татарстанның транспорт комплексы үз эшләре өчен ихлас борчылучы квалификацияле белегечләрне берләштерә. Бу хакта автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Казан мэры Илсур Метшин котлавында белдергән, дип хәбәр итә Татарстан башкаласы мэриясе порталы.

«Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән, чөнки юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеге сезнең осталыгыгыз һәм бердәм эшләвегезгә бәйле. Сез, даими рәвештә пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырып, шәһәрдә яшәүчеләрне һәм кунакларны уңайлы җәмәгать транспорты белән генә тәэмин итәсез. Болардан тыш күпчелек шәһәр һәм дөнья күләмендәге чараларны уңышлы итеп уздырырга ярдәм итәсез», – диелә котлауда.

Илсур Метшин сүзләренчә, Казан транспорт системасы ел саен камилләшә һәм илдә иң яхшылардан санала.