29 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Әдәби марафонда иң күп укылган китаплар билгеле булды, шагыйрə Флёра Тарханованың иҗат кичəсе уза, "Ак Барс" хоккейчылары "Адмирал" командасын отты.

Рөстәм Миңнеханов Emaar Properties P JSC рәисен Kazasummit-2018 катнашырга чакырды/ Холдинг башлыгы, үз чиратында, Татарстан Президентына аны май аенда эшлекле сәфәре кысаларында кунакчыл каршы алулары өчен рәхмәтен җиткерде.

Әдәби марафонда иң күп укылган китаплар билгеле булды/ Киләсе әдәби марафон 1 гыйнварда башланачак.

Казанда шагыйрә Лилия Сәлахетдинова белән очрашу узачак/ Очрашуда хатын-кызның көче турында сөйләшәчәкләр.

"Ак Барс" хоккейчылары "Адмирал" командасын отты/ Казан командасының соңгы алкасы уен төгәлләнергә 1 секунд кала кертелде.

Сергей Безруков Татарстанда “Театр – балаларга” федераль проектына старт бирде/ Татарстан театрларына федераль бюджеттан быел 8,5 млн сум акча бүлеп бирелә.

“Әкият” курчак театры директоры Роза Яппарова: Федераль акчага татарча спектакль куябыз/ “Театр – балаларга” партия проекты кысаларында “Әкият” Татар дәүләт курчак театры “Өрә белмәгән көчек” әкиятен чыгарачак.

"Татар моңы-2017" конкурсына заявкалар кабул итү төгәлләнә/ Бәйгенең беренче туры 4 ноябрьгә билгеләнгән.

Эшемә моның хәтле хурлыклы хәлдә килгәнем булмады - "Шәһри Казан" газетасы/ Мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсенә карата белгечләр, укытучылар фикерләре.

Бүген шагыйрə Флёра Тарханованың иҗат кичəсе уза/ «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы концертны онлайн күрсәтә.

Татарстан синоптиклары томан һәм көчле җил турында кисәтә/ Иртәгә республика буенча көчле, көньяк-көнчыгыштан секундына 15-17 метр тизлектәге җил көтелә.